Казанда бер кеше лифт аркасында һәлак булган

Казанда слесарь ремонтлау эшләрен башкарганда лифт астында калып һәлак булган. Бу мәгълүматны «Татар-информ» га РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.

Ведомство мәгълүматлары буенча, ир-ат фаҗига вакытында Петр Полушкин урамындагы йортларның берсенең лифт шахтасында булган. Ниндидер мизгелдә лифт икенче каттан төшә башлаган һәм аны бастырып үтергән. Монтер алынган җәрәхәтләрдән урында үлгән.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига куркынычсызлык техникасын бозу аркасында килеп чыккан — ир-ат шахтага керә, лифтны тотып торган төймәгә баса, нәтиҗәдә җайланма хәрәкәткә килә.

Хәзерге вакытта инцидент факты буенча Тикшерү комитеты тикшерү үткәрә.


Фикер өстәү