Хәрби комиссариаттан җибәрелгән электрон повестканың кайсы вакыттан алынган дип саналачагын әйткәннәр

Повестка хәрби бурычлыларның шәхси кабинетына киләчәк.
Дәүләт Думасының Оборона комитеты башлыгы Андрей Картаполов белдергәнчә, хәрби комиссариаттан җибәрелгән электрон повестка хәрби бурычка ия булган кешенең шәхси кабинетында пәйда булгач, алынган, дип саналачак.

Хәрби бурычлыларның бердәм реестрын булдыруны күздә тоткан закон проекты Дәүләт Думасы утырышында икенче укылышта каралачак. Документ нигезендә шулай ук электрон повесткалар гамәлгә кертелә, дип яза “РИА Новости”. Ул Россиядә хәрби учет системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән.


Фикер өстәү