Казан автосервисында машинага ут капкан

Башлангыч мәгълүматларга караганда, зыян күрүчеләр юк.

Казанның “Автолига” автосервисы (Мәскәү урамы, 22) боксында машинага ут капкан. Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, ут чыгу турында хәбәр 12.40 сәгатьтә алынган.
Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү