Татарстанда яшь гаиләләр торак сатып алуга бушлай субсидия өчен гариза язып тапшыра ала

Бер гаиләгә инде быел ук торак шартларын яхшырту өчен 730 мең сум биреләчәк.

Татарстанда яшь гаиләләр 30 апрельгә кадәр 2024 елга “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашуга гариза тапшыра ала. Әлеге дәүләт программасы нигезендә яшь гаиләләргә торак бәясенең 30 проценты (баласыз гаиләләргә) яки 35 проценты (балалы гаиләләргә) күләмендә бушлай субсидия биреләчәк. Фатирны беренчел, икенчел торак базарында сатып алырга мөмкин. Шулай ук акчаны йорт төзүгә, ипотека каплауга тотарга була.

2022 елгы программада җиңүчеләр субсидия ала да инде. Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2023-2025 елларга программаны финанслауны ике тапкыр арттырганнар. Субсидия ире дә, хатыны да 35 тән яшьрәк булган, ә торакның гомуми мәйданы гаиләдә бер кешегә учет нормасыннан кимрәк туры килә торган гаиләләргә бирелә.
Киләсе елда Татарстанда торак программасын финанслауның гомуми күләме 130 миллион сумнан артыграк тәшкил итәчәк. Шуның 31 миллионы – федераль бюджеттан, калган 100 миллионы – Татарстан бюджетыннан. Гаризаны 30 апрельгә кадәр бирергә мөмкин. Чиратта 3 һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә өстенлек бирелә.


Фикер өстәү