Малларның колакларына чип куя башладылар, нәрсә өчен эшлиләр аларны?

Малларның колакларына чип куя башладылар, нәрсә өчен эшлиләр аларны? Сыерның туган көненә кадәр сорау кирәкме икән

Фәнзил Кадыров

Сорауга Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Нугуманов җавап бирә:

— 2023 елның 1 сентябреннән Россиядә яңа закон гамәлгә кертеләчәк. Аның буенча эре мөгезле терлек, кәҗә, сарык, дуңгыз, атлар, кош-кортлар һәм бал кортлары барысы да исәптә булырга тиеш. Шәхси хуҗалыкларда бу эшләр быелдан башланып китте. Исәп алып барганда колакларына куела торган тамгалар өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акча бүлеп бирде. Киләчәктә аларны һәр хуҗалык үзенә алырга тиеш булачак. Компьютерда терлекләрнең барлык мәгълүматлары язылачак. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең 45 проценты идентификацияләнде. 1,5 ай эчендә барысын да исәпкә алып бетерергә тырышабыз. Туган көннәре генә түгел, һәр малның нәсел-нәсәбе, каян кайтуы, күпме сөт бирүе, прививкалар – барлык мәгълүмат тупланачак.


Фикер өстәү