Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, иминлек хакына электр самокатларын бетерер идем, дип белдергән.
Хөкүмәт башлыгы Дәүләт Советының 43нче утырышында шундый фикер җиткергән.
“Самокатларга карата мөнәсәбәтемме – мин аларны бетерер идем. Узган елда самокатларның тизлеген чикләү турында карар кабул ителде. Әмма иминлек хакына аларны бетерергә яки тиешле урыннарда гына йөрергә рөхсәт итәргә кирәк. Гомуми файдалану юлларында түгел”, – дигән Премьер-министр.