Чаллыда махсус хәрби операциядә һәлак булган журналистны соңгы юлга озаттылар

Бүген Алексей Гарнышевны (кушаматы — “Шестой”) үзенең туып-үскән шәһәрендә – Чаллыда соңгы юлга озатканнар. “Челнинские известия” язганча, егетне хәрбиләрчә – почетлы каравыл, коралдан салют ату, оркестр, офицерлар чыгышлары белән, Геройлар аллеясында җирләгәннәр.

“Донецк халык республикасының 123 нче полкы һәм шәхсән үз исемебездән Чаллы хәрби комиссариатына һәм җирле хакимиятенә җирләүне оештыруга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез”, – дип язганнар социаль челтәрләрдә егетнең полкташлары.

Алексей Гарнышев 1998 елның 22 декабрендә туган. Чаллының “СТВ-Медиа” компаниясендә эшләгән. Соңгы вакытларда Санкт-Петербургта укыган. Махсус хәрби операция башланганнан соң Донецк халык республикасына хезмәт итәргә киткән. Бер проектның видеооператоры булган.

Быел 1 мартта Угледар тирәсендә яраланган. Санкт-Петербург госпиталендә вафат булган.
Дуслары аның турында бик җылы истәлекләре белән уртаклашкан.

“Ул видеога төшерүне сайлады. Аңа таланты зур иде. Ләкин мин аны язучы буларак күрәсем килде. Тик бу хакта үзенә йтергә өлгерә алмадым. Леша бездән үз бәхетен эзләп китте. Биредә аны табарга өлгерә алмады. Тыныч йокла”, – дип язган Алексейның бер дусты социаль челтәрләрдә.


Фикер өстәү