Үзе яшәгән йорт тирәсенә 2000 төп агач утырткан Тәүфыйк Йосыпов: «Аның исен иснәп 100гә җитәрбез әле»

Тәтеш районының Байраш авылында Тәүфыйк абый Йосыпов үзе яшәгән йорт тирәсенә 2000 төп агач утырткан. Хәзер инде урманга ерак барырга кирәкми. Гөмбәсен дә шуннан гына җыялар. Наратның хуш исе – үзе бер дәва. Тирә-якны яшеллеккә күмү аңа авыруларын онытырга булыша. Дөнья соры дисәң – соры, ак дисәң, ак төстә бит ул…

Тәүфыйк абыйда табигатьне ярату хисе сигез ел элек арткан. Дөресрәге, бугазына операция ясап, тавышын югалткач. Хәзер ул өйдәгеләре белән колак аппараты аша аңлаша. Нәрсә әйткәнне аңлап, пышылдап җавап бирергә тырыша. Кайберләрен кулы белән дә ишарәләп аңлата.

–  Хастаханәдән кайтуга, бакча артында үсентеләр утыртырга тотынды. Өзлегәсең бит, ял ит, дип тә карадык. Бездән качып, авылның башка урыннарына барып утырта башлады. Авыр булмасын дип, үзебез дә җирне казышырга булыштык, – ди хатыны Тәнзилә апа. – Без бит авыл башында яшибез. Үтеп-китеп йөрүчеләр дә әлеге агачларга карап соклансын, наратлар тирә-якка хуш ис таратсын, бакыйлыкка күчкәч, авыл халкы, балалар сагынып сөйләрләр, диде. Исенә төшкән саен чыкты да утыртты. Авыруын шулай җиңеләйтә. Үсентеләрне үзе дә сатып алды, урман хуҗалыгы да бирде.

Чыннан да, үзе бер урман. Аны тиз генә әйләнеп чыгам димә. Һәр агач үзенә тарта. Кайсыдыр шактый баш калкытса, кайсыдыр әле бик кечкенә. Төрләре дә шактый. Арада алмагач, чия, каштан, юкә, зәңгәр чыршы, каштаннар да бар. Монда мең ярым нарат үсә. Юкәләр әле яшь. Аларның саны – 200. Тагын биш-алты елдан ылыс исен юкәнеке «басып китәчәк». Бу почмак Байрашның иң тәмле, хуш исле урынына әйләнәчәк әле. Быел яз җиткәч, Тәүфыйк абыйның тагын күңеле кузгалган. Көрәген күтәреп, җиргә яңа үсентеләр төртмәкче булган. Җитәр инде, дип Тәнзилә апа туктаткан. Кызыл китапка кертерлек эшләр башкарган түгелме соң? Кемнең әле өй тирәсенә шуның кадәр агач утыртканы бар, ә?

Урманчы түгел ул… Өйләнгәнче тракторда, аннан колхозда инженер булган, төрле эшләр башкарган. Аннан терлекчелеккә күчкән. Хәзер инде өй тирәсендәгесен тәртиптә тота.

Тәүфыйк абый белән әлеге урманны бергәләп әйләндек. Сабый баладай очынып, агач ботакларына кагыла 63 яшьлек ир. Менә күрегез, дигән горурлану да бар. Үзен дә уздырып, биеккә үрелә агачлары. Әнә хатынына гөмбәләр күп үскәнен дә, арада зурлары да бар икәнлеген әйтергә куша. Шул ук вакытта, авылда яшәү – җәннәт, дип пышылдаганы да ишетелә. Шәһәргә баргач, тыны кысыла икән.

Хәзер инде тәрбияләргә урманы бар аның. Елга ике мәртәбә бар җирне чистартып, тырмалап чыга. Карап тормасаң, хәзер чытырманлыкка әйләнәчәк. Чукып бетермәгәйләре дип, казларын да монда чыгармый. Менә шундый җаваплылык та бар.

– Гадәттә, кешеләр өй каршыларына чыршы, наратлар утыртмаска тырыша. Янәсе, сөенечкә түгел. Менә шундый ырымнарга ышанучылар да юк түгел. Ә сез курыкмагансыз, – дим Тәнзилә апага.

– Утыртмыйлар димени? Үзегез күреп торасыз, нинди хозурлык бит! Аның исен иснәп 100 яшькә җитәрбез әле. Без ырымнарга ышанмыйбыз. Иң мөһиме, җанга рәхәтлек бирә. Без шуңа сөенеп яшибез, – ди ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү