Рөстәм Миңнеханов Җизакта медицина белем бирү үзәгендә булды

Рөстәм Миңнеханов КФУның күптән түгел  ачылган Җизак шәһәрендәге (Үзбәкстан Республикасы) филиалында — яңа медицина белем бирү үзәгендә булды.

Симуляция үзәгендә студентлар булачак һөнәрләренең практик күнекмәләрен өйрәнәчәкләр. Рөстәм Миңнехановка практик дәресләр өчен кулланыла торган җайланмалар күрсәттеләр.
Студентлар белән аралашу барышында ул Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев инициативасы белән 2023 ел Үзбәкстан Республикасында Кеше һәм сыйфатлы белем турында кайгырту елы дип игълан ителүен искәртте.
КФУның Җизактагы филиалы 2022 елның 10 октябрендә тантаналы рәвештә ачылган иде. Филиалның эшчәнлеге геология, программа инжинирингы, икътисад, журналистика, мәгълүмат системалары һәм технологияләре, лингвистика, медицина биохимиясе, дәвалау эше, фармация, стоматология өлкәсендә кадрлар әзерләүгә, шулай ук фундаменталь, фәнни-гамәли һәм инновацион тикшеренүләр проектларын эшләүгә һәм гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән.


Фикер өстәү