Эшкә чыксам, акча килүдән туктыймы?

– Мин әбиебезне тәрбияләгән өчен ай саен компенсация ала идем. Хәзер рәсми рәвештә эшкә урнашырга җыенам. Мин бу компенсациядән баш тартырга тиеш буламмы?

Алсу Вафина. Арча

Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстандагы бүлеге:

– Әйе, сез бу хакта безгә 5 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш. Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсация түләве алуга хокукын югалта. Сез, Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстандагы бүлегенә гражданнарны карап тәрбияләгән өчен бирелә торган әлеге айлык компенсацияне түләүне туктатуны сорап, гариза язарга тиеш.


Фикер өстәү