Россия Президенты Владимир Путин 9 май көнне Кызыл мәйданда Җиңү парадында чыгыш ясаячак. Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков “Знание. Первые” агарту марафонында сөйләп үткән.
“Әлбәттә, чыгыш булачак”, – дигән Россия Президенты матбугат секретаре.
Исегезгә төшерәбез: Влдаимир Путин узган елда Җиңү парадындагы чыгышында, Россия, Украинада махсус хәрби операция башлап, агрессиягә кисәткеч кискен каршылык күрсәтте, дигән иде.
Узган елда Кызыл мәйданда Җиңү парады бер сәгать дәвамында барган.