Татар теле буенча Халыкара олимпиаданың гран-при ияләре билгеле

22-25 апрель көннәрендә Казанда татар теле буенча X Халыкара олимпиада узды. Бүген «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә аның җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Быел олимпиадада Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән барлыгы 12 меңләп укучы катнашкан.

Төп бүләк — гран-прига өч кеше лаек дип табылды. Алар — Казахстаннан Азат Әхмәтҗанов, Башкортстаннан Ләйсән Галимова һәм Татарстаннан Ихтыяр Кыямов. Гран-при ияләре диплом һәм 30 меңлек сертификатлар белән бүләкләнде.


Фикер өстәү