Кишет авылы халкы: “Бөтен кеше елый”

Шушы көннәрдә килеп ирешкән кайгылы хәбәр бөтен авылны тетрәндерә. Арча районының Кишет авылында еламаган кеше юк. Авылдашлары Алмаз белән Фирдүснең үлемен әле дә кабул итә алмый алар. Егетләр бер ай элек ялга кайтканнар. Китүләренә бер генә атна булган.

– Күз алларымда торалар. Әниләренең хәлен белергә дә куркып торам. Йөрәк җитми. Юатыр сүзләр таба алмам төсле. Бик авыр хәсрәт. Ничекләр түзәрләр, – ди Кишеттә яшәүче Әлфия Шакирҗанова. – Алмазлар гаиләдә өч бала иде. Аның әтисенең вафатына бер генә ел әле. Язмыш бигрәк аяусыз инде. Фирдүснең дә әтисе исән түгел. Әниләре бер үзе өч баланы аякка бастырган кеше. Еламый нишлисең инде. Егетләрнең сабыйлары җәл. Икесендә икешәр бала ятим калды. Алмаз гаиләсе белән Казанда яшәде, Фирдүсләр Арчада торды. Авылдан дүртәү китте алар.

Без Алмазның хатыны Люция белән элемтәгә чыктык.

– Алмаз белән Фирдүс ике буын туган алар. Гел бергә булдылар. Киткәннәренә бер атна гына иде әле. Ялдан соң яңа җиргә күчерделәр аларны.22 се көнне кичтән сөйләштек. Иртәгә тагын шалтыратырмын, диде. Әлегә күңелем ышанмый, – ди Люция Сәләхиева. – Шулкадәр янымнан җибәрәсем килмәде. Барам да кайтам, диде. Кайта инде. Тик исән генә түгел…

Егетләрнең әниләре янына кеше өзелми икән. Район хакимияте башлыгы да килгән. Хәрби комиссариаттагылар да хәл белеп тора, ди. Җәсәдләрен көтәләр. Чыдасын ана йөрәге, хатыннары түзем булсын. Бу гаиләләрнең ачы хәсрәтләрен без дә уртаклашабыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү