Онык нигә телсез? Камал театры Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасын сәхнәләштерде

Оныкларына тел өйрәтә алмаган татар зыялылары, баласын кирәгеннән артык кайгыртучы әти-әни, гаджеттан аерыла алмаган бала. Камал театры, һәрвакыттагыча, көн кадагына туры килә торган спектакль чыгарды. Язучы Рөстәм Галиуллинның «Көзге кайтаваз» пьесасын Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде.

Рөстәм Галиуллин әсәре «Яңа татар пьесасы – 2022» драматургия бәйгесендә Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. Спектакльнең жанры – комедия. Профессор Зөфәр Мөхәммәтович ролен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша башкара. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев спектакльне артистның 50 яшьлек юбилеена әзерләгән дә инде.

Туган телне, тамырларыңны, гореф-гадәтләрне белмәү, замана балаларын тәрбияләү проблемасы, буыннар арасында рухи бәйләнеш югалу, телне өйрәтүдә әби-бабайның роле. Комедия тамашачы алдына яшәешебезнең чын мәгънәсендә актуаль булган әнә шул проблемаларын куя. Спектакльдә вакыйгалар профессорлар гаиләсендә бара. Сәхнәдә буеннан-буена китап шкафлары тезелгән. Түрдә – классик стильдәге язу өстәле. Түшәмгә эленгән зур люстра күзлекләрне хәтерләтә. Гомерләрен фәнгә багышлаган татар галимнәре яшәгән фатирны әнә шулай күрсәткәннәр. Пәрдә ачылгач, артистлар, сәхнәгә чыгып, парикларын кия һәм уйный башлыйлар.

Гомерләрен татар теле һәм әдәбияты гыйлемен өйрәнүгә багышлаган, икесенә бергә 100дән артык фәнни эш язган 70 яшьлек Зөфәр Мөхәммәтович белән Минзилә Зәкиевнаның (Эльза Моратхуҗина) үзара мөнәсәбәтләре сокланырлык. Яшь вакыттагы сөю хисләре әлеге ике өлкән кешегә хәзер дә якын, кадерле. Балаларны тәрбияләүдә дә белеп эш иткәннәр. Ике уллары да татарча камил сөйләшә. Тик Аваз (Татарстанның атказанган артисты Алмаз Гәрәев) да, Азамат (Рәдиф Галимов) та әти-әнисе юлын дәвам иттермәгән. Алай гына да түгел, кече уллары: «Татар халкы – үлә торган халык, татар теле – бетә торган тел», – дип фикер йөртсә, олы улларының җиде яшьлек малае (Татарстанның атказанган артисты Раил Шәмсуаров) татарча бер сүз дә белми.

Бер мәлдә геройлар тормышының асты өскә әйләнеп куя. Зөһрә исемле журналист кыз (Татарстанның атказанган артисткасы Айгөл Хәйруллина) гаиләгә телевидение өчен тапшыру төшерү турында сөйләшергә дип килеп керә. Профессорның татарча белмәгән бердәнбер оныгы тапшыруда татарча шигырь сөйләргә тиеш була. Монысы гына җитмәгән, Зөфәр Мөхәммәтовичның идеаль кеше, идеаль ир һәм әти образы да чәлпәрәмә килә.

Пьесадагы һәр образга мәгънә салынган. Бераз күпертелгән булса да, без бүгенге тормышта очрый торган таныш типларны күрәбез. Оныкларына тел өйрәтә алмаган татар зыялылары, баласын кирәгеннән артык кайгыртучы әни, гаджеттан аерыла алмаган бала – барысы да безнең бүгенге тормыштан алынган. Әмма геройлар кыю үзгәрешләр һәм каршылыклар аша камиллеккә омтыла, кылган хаталарын төзәтергә тырыша.

Пьесаның авторы Рөстәм Галиуллин да геройларның прототиплары реаль кешеләр булуын әйтте.

– Минемчә, бу спектакльдә һәркем диярлек үз тормышында булган геройлар белән очрашты. Миңа үземә фикерләрен белдергән һәм язган тамашачыларның күбесе, спектакльдән соң оныкларга һәм балаларыбызга бөтенләй икенче төрле күзлектән карый башладык, диделәр. Үзләрен таныган әти-әниләр дә, әби-бабайлар да, хәтта балалар да булган. Димәк, прототиплар реаль кешеләр булып чыга. Күп кеше, әлбәттә, профессорларны танырга тырышты. Премьерада төрле вузлардан, техник һәм гуманитар югары уку йортларыннан укытучылар бар иде. Техник вуз вәкиле өчен дә, гуманитар вуз вәкиле өчен дә бу профессор гаиләсе таныш кебек тоелды. Ләкин профессорлар – җыелма образ, алар һич кенә дә көлке объектлары түгел. Киресенчә, яратып, хөрмәт итеп эшләнгән образлар. Алар милләткә хезмәт иткәннәр, уллары да мәгънәле, оныклары да – шушы затлы династия дәвамы. Телебезне саклауны, иң беренче чиратта, гаиләдән башларга кирәклеген ахырдан үзләре дә аңлыйлар, – диде ул.

Пьесада чагылдырылган фикерне тормышка ашырып буламы соң? Рөстәм Галиуллин фикеренчә, һичшиксез була.

– Безнең җәмгыятьтә эш күрсәтүчеләр артканнан-арта. Ул безнең тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп кереп бара. Милли юнәлештәге эшчәнлек тә артты. Балалары белән русча сөйләшәләр, оныклары татарчаны бөтенләй аңламый, үзләре елый-елый милләт өчен борчылалар, зур-зур грантлар, субсидияләр алып, төрле проектлар башкаралар. Кем өчен? Нәрсә өчен? Әйткәнемчә, эш күрсәтер өчен, эш күрсәтеп күз буяу һәм бары тик акча эшләү өчен. Миннән торса, баласы яки үзе татарча белмәгән кешене, гомумән, безнең татар теле юнәлешендәге эшчәнлекләргә якын да китермәс идем. Шулай да спектакльдә чыгарылган проблемаларны хәл итә алырлык хәлдә әле безнең милләт.

«Татар халкын яратып эшләнгән спектакль». Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова спектакль турында әнә шундый фикердә.

– Татар сәхнәсендә күптән шундый шәп комедия күренмәде. Нинди матур үткен телле диалоглар, шәп итеп, нык итеп уйланган конфликтлар… Сәхнәдә – тулы канлы образлар! Искиткеч спектакль! Фәрит Бикчәнтәевнең Рөстәм Галиуллин белән иҗади тандемы озын гомерле булсын. Артистларга аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Һәрбер характер комедиядә үзенчә уйланган, бер-берсен кабатламый. Татар халкына шундый матур көзге бүләк иттегез! Татар халкын яратып эшләнгән спектакль! – дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.

Ләйсән Сафина

 

 

 


Фикер өстәү