Троллейбус түбәсендә үлгән ир-атның үлем сәбәбе ачыкланган

Чебоксарда троллейбус түбәсендә бер кешенең һәлак булуын республика прокуратурасы матбугат хезмәте аңлатып үткән.

Бүген көндезге 11ләр тирәсендә Чебоксарда Трактор төзүчеләр проспектында троллейбус түбәсендә бер ир-ат вафат булган. Бирегә шундук оператив хезмәтләр килеп җиткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аның үлеме электр тогы сугуга түгел, бәлки сәламәтлеге кинәт начараюга бәйле.
“Аны электр тогы сукмаган! Йөртүче слесарьдан троллейбус “мөгезе” детален алыштыруда ярдәм итүен сораган. Слесарь кинәт үзен начар хис итеп, түбәгә чүгәләгән һәм аңын җуйган”, – дигән Чуашстанның PROгород хәбәрчесенә шушы вакыйганың шахиты.
Чуашстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәте дә гадәттән тыш хәлгә аңлатма биреп үткән. “Башлангыч мәгълүматларга караганда, 1978 елгы хезмәткәрнең үлеме электр тогы сугу яки хезмәтне саклау таләпләрен бозуга бәйле түгел. Үлемнең төп сәбәбе кирәкле барлык экспертизалар үткәрелгәннән соң билгеләнәчәк”, – диелгән прокуратура хәбәрендә.


Фикер өстәү