«Бисмилла»дан башлыйсы

Динебездә чисталыкка аеруча зур игътибар бирелә. Мөселман кеше күңелен, җанын, тәнен генә түгел, торган җирен, йорт тирәсен дә чисталыкта тотарга тырыша. Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хакта бер хәдисендә: «Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата, Аллаһ юмарт һәм юмартларны ярата, Аллаһ киң күңелле һәм киң күңеллеләрне ярата, Аллаһ чиста һәм чисталарны ярата. Шулай булгач, йорт тирәләрегезне чистартыгыз…» – дигән. Моның билгеле бер тәртибе бармы? Өй юганда нәрсәләрне истә тотарга кирәк?

Бу сорауларыбызга «Саләх» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ ачыклык кертте.

– Тимергали хәзрәт, иң элек исламда чисталык мәсьәләсенә тукталыйк әле…

–  Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Чисталык ул – иманнан», – дигән. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә дә күп кенә аятьләрдә чисталык турында әйтә. Динебездә чисталыкка бик зур урын бирелгән. Биш вакыт намаз укыр алдыннан тәһарәт алу да – чисталык билгесе. Моннан тыш мөселманның кигән киеме дә, намаз укыган урыны да чиста булырга тиеш. Кирәк булганда госел алу, мунча керү – болар бар да динебезнең асылы.

– Өйне ишек төбеннән түгел, түр башыннан юа башларга кирәк, диләр. Бу нәрсәгә бәйле?

– Пәйгамбәребез һәр эшне дә «бисмилла» әйтеп башларга кушкан. Бу очракта да иң беренче таләп шул. Аннары пәйгамбәребез һәр эшне уң яктан башларга яраткан. Димәк, өй юуны да уң яктан башларга кирәк. Динебездә өйне ишек төбеннән түгел, түр башыннан юа башларга кирәк дигән таләп юк. Әгәр ул кайсыдыр районда, җирлектә гадәт булып кергән икән, шулай эшләсеннәр. Әмма бу таләпне бозуның бер нинди зыяны да, гөнаһы да юк.

– Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы? Гает көнне рөхсәт ителәме?

– Җомга – Аллаһы Тәгалә көннәренең берсе. Ул иң хәерле көннәрдән санала. Җомга хәтта гает көненнән дә хәерлерәк. Бу көнне гыйбадәт белән үткәрү хәерле. Ләкин җомга көнне эш башкару, гамәл кылу, шулай ук өй юу да шәригатькә һич кенә дә каршы килми. Бу көнне җомга намазы вакытында гына эш эшләргә ярамый. Ирләр бу вакытта – җомга намазында, гает көнне гает намазында булырга тиеш. Гаеттән һәм җомгадан соң кеше үзе теләгән теләсә кайсы эшкә керешә ала. Өй эчендә башкара торган эшме бу, әллә инде урамда, ишегалдында эшли торганымы – анысы мөһим түгел.

– Кояш баегач, идән юган суны түгәргә ярамый, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Ә бу суны кая куясың соң? Аны түгәргә кирәк бит инде. Кичен мунча кергән суыбыз да шул ук җир астына китә. Шуңа күрә кояш баегач, идән юган суны, «бисмилла»ны әйтеп, кеше йөрми торган урынга түгәргә кирәк. Монда бернинди каршылык юк.

– Кояш баегач, тузан сөртергә, өй җыештырырга ярыймы?

– Әйе, тузан сөртү, өй җыештыру кебек эшләрне кояш баегач та башкарырга рөхсәт ителә.

 

Исламда чисталыкның 7 кагыйдәсе

Кулның чисталыгы. Үзеңнеке булмаган әйберләрне алмау һәм байлыкның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирү, гади генә әйткәндә, сәдака биреп ярдәм итүдә саран булмау.

Колакларның чисталыгы. Гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыручы сүзләрне тыңламау.

Күзләрнең чисталыгы. Кешеләргә хө­сетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау.

Авызның чисталыгы. Буш сүздән, гайбәттән һәм чиктән чы­гып күп сөйләүдән тыелу. «Сөйләшү көмеш булса, сөйләшмәү – алтын», – ди халык.

Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның чиста һәм пөхтә булуы.

Уй һәм фикернең чиста булуы. Гө­наһлы фикерләргә юл куймау. Бигрәк тә кешеләр турында тиешсез начар уйламау.

Йөрәкнең чиста булуы. Көферлек, монафыйклык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакь булу.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү