Мәктәптә теракт оештыру белән янаган 14 яшьлек егеткә 5 ел төрмә яный

Мәскәү өлкәсенең Щелков бистәендә полиция хезмәткәрләре 14 яшьлек укучыны тоткарлаган. Аның аркасында полицияләргә 50дән артык мәктәпне тикшерергә туры килә. Ул аларның берсендә теракт оештырырга вәгъдә итеп хәбәрләр тараткан була.

SHOT мәгълүматлары буенча, 14 яшьлек укучы гаебен таныган һәм хәзер ни өчен теракт оештыру белән янаганын аңлата.

Социаль инфраструктура объектына карата террорчылык акты турында ялган хәбәр тарату буенча эш кузгатылган. Яшүсмергә иң зур җәза — биш ел колония булырга мөмкин.


Фикер өстәү