Иртәгә Казанда «Хәтер өмәсе» узачак

Татарстан Мәдәният министрлыгы, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, мәдәният оешмалары, иҗат берлекләре, иҗтимагый оешмалар белән берлектә, мәдәният, фән, мәгариф һәм журналистика өлкәсендә танылган шәхесләрнең каберләрен чистарту-җыештыру буенча “Хәтер өмәсе” уздыра.

Чара 29 апрель көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә Арча кыры зиратында (Казан ш., Николай Ершов урамы, 25И) һәм Иске Татар зиратында (Казан ш., Шәһәр яны урамы, 1 й) үткәреләчәк.
Төп максат – мәдәният эшлеклеләре истәлеген хөрмәтләп, каберләре һәм һәйкәлләрен тәртипкә китерү.


Фикер өстәү