Кызамыктан прививканы үз гомереңдә ничә тапкыр ясатырга икәнен аңлатканнар

Ике тапкыр ясатырга кирәк.

Кызамыктан прививканы үз гомереңдә ике тапкыр: бер яшьтә һәм алты яшьтә ясатырга кирәк. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының вакцинапрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов шулай дип белдергән.
– Документлар нигезендә расланган прививкалар булырга тиеш бу. – дип басым ясап әйткән ул.
Лопушов билгеләп үткәнчә, табибларга еш кына вакцинация узуның документлар нигезендә расланылмавы белән очрашырга туры килә, бу исә төрле проблемаларга китерә.
Белгеч сүзләренә караганда, хәзерге вакытта балалар өчен берьюлы ике: кызамыкка һәм паротитка каршы вакцина кулланыла. Ә тәүге тапкыр 1,6 яшьтә өч: кызамыкка, паротит һәм кызылчага (краснуха) каршы прививка ясала.


Фикер өстәү