9 майда Казанда салюттан соң махсус автобуслар йөриячәк

9 майда, Җиңү көненә багышланган бәйрәм салютыннан соң, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен махсус автобуслар биреләчәк, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

21:00 сәгатьтә 19 автобус пассажирларны өч тукталышта көтәчәк:

«Цирк» тукталышыннан 22, 28а, 89 нчы номерлы маршрутлар буенча баручы автобусларда китәргә мөмкин булачак.

«Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамы ягына 6, 15, 22, 29, 37, 47, 74, 75, 89 нчы номерлы маршрут автобуслары барачак.

«Яшьләр үзәге» тукталышыннан Кремль дамбасы ягына 6, 22, 28а, 37, 47, 74, 89 нчы номерлы маршрут автобуслары китәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү көнендә салют 22:00 сәгатьтә башланачак, аны Казансу акваториясеннән – Киров һәм Ленин дамбалары арасында, шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында һәм Кремль яр буенда күзәтергә мөмкин булачак.

 


Фикер өстәү