Мостай Кәрим үзе булышса. «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмы дөнья күрде

Күренекле әдип Мостай Кәримнең «Ярлыкау» повесте буенча төшерелгән «Помилование» фильмы 4 майдан киң прокатка чыкты. Кинокартинаны әдипнең туганнары – Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримов белән берлектә режиссер Айнур Әскәров төшергән. Беренче тамашачылар арасында «ВТ» хәбәрчесе дә бар иде.  

Моннан дүрт еллап элек, Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча төшерелгән «Сеңелкәш» фильмы чыккач, Башкортстан киносы бездән бер адым алда бара, дигән нәтиҗәгә килгәннәр иде. Эчтәлек һәм форма ягыннан шактый камил булган «Помилование» фильмын тәкъдим итеп, алар тагын бер адым алга атлады.

Кино нәрсә хакында соң? Иң әүвәл вакыйгаларның Бөек Ватан сугышы елларында барганын искәртеп үтик. 1942 елның җәе. Сталинград астындагы канкойгыч сугыш, кырыс командирлар, дуслык, тугрылык һәм… мәхәббәт. Режиссер сүзләре белән әйтсәк, «Помилование» – сугыш түгел, ә адәм баласының язмышы, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы фильм.

– Без эчтәлек ягыннан гаять көчле әсәргә нигезләнеп эшләдек. Мондый тарихны уйлап таба алмас идек. Шуңа күрә, төп ярдәмчебез Мостай Кәрим үзе булды, дип әйтергә тулы хакыбыз бар дип саныйм. Шуны искәртәсем килә: без сугыш турында фильм төшермәдек. Монда хәрби хәрәкәт түгел, кеше күңелләренең «хәрәкәте» беренче урында. Кинода бу бик мөһим, – дип сөйләде безгә Айнур Әскәров.

Фильмның төп продюсерларының берсе – әдипнең оныгы Тимербулат Кәримов. Режиссер сүзләренә караганда, әлеге әсәргә алынырга нәкъ менә Мостай Кәримнең туганнары тәкъдим иткән.

– Мондый әсәр белән эшләү – үзе бәхет инде ул. Ә миңа икеләтә бәхет елмайды: оештыру эшләренә бөтенләй дә «кысылмаска» мөмкинлек бирделәр. Бары иҗат белән генә шөгыльләндем. Бик рәхәт икән ул, – ди Айнур Әскәров.

«Помилование» фильмында төп рольләрнең берсен башкарган Александр Новиковка – 18 яшь. Герое Любомир белән холыклары бик охшаш икән. «Тормышымда фильмдагы кебек сайлау алдында калсам, нәкъ Любомир кебек эшләр идем», – диде ул премьера алдыннан. Башкортстанның Чишмә районында туган егет – Җантимер Байназаров ролен уйнаган Николай Галләмов берничә көн хәрби киемен салмыйча йоклавын әйтте. «Вакыйгалар сугыш чорында бара. Героемны яхшырак аңлар өчен эшләдем мин моны. Төшергән вакытта телефоннарны да кулланмадык. Ул чакта көннәр ничек узган, кешеләр бер-берсе белән ничек аралашканнар – шул тормыш белән яшәп карадык», – диде ул. Испан коммунистларының кызы Мария-Тереза ролен башкарган Җәмилә Мөдәрисова (Камал театры артисты Алинә Мөдәрисованың сеңлесе. – Авт.) өчен әлеге фильм – тәүгесе. Борчылуын яшермәде 16 яшьлек кыз. Ничек кенә булса да, әлеге яшь актерларның Мостай Кәримне, аның геройларын аңлап эшләгәннәре күренә иде.

Фильм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка да хуш килгән. «Карарга киңәш итәм – бик гыйбрәтле тарих», – дип бәяләгән ул аны «Телеграм»дагы каналында. Беренче тамашачылар арасында аннан тыш та шактый гына рәсми затлар күренде.

«Помилование» фильмын Россиянең 1700 кинотеатрында карап булачак. «Яратырга, бирелгән боерык беркайчан да кире кагылмый» шигаре белән тәкъдим ителгән әлеге кинокартина 12 яшьтән өлкәнрәкләр өчен каралган.

Фото: https://ufacitynews.ru/


Фикер өстәү