Ришат Алия Карачуринаны бөтенләй башка яктан ачкан: «Ул шокта!»

Яшь гаилә Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина диңгез буена ял итәргә киткән. Бу хакта җырчылар социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Алар Төркиянең Анталия шәһәрендә ял итә. Җырчылар анда Сергей Жуков («Руки Вверх!» төркеме солисты) концертына барганнар. Концерт Алиягә аеруча ошаган.

«Минем бер генә артистның концертында да шулхәтле кычкырганым юк иде. Ришат миннән шокта. Колак барабаннары ертылмагандыр дип өметләнәәм. Жуков нибары 1 сәгать җырлады. Бөтен җыры хит. Әле аның концерты иртәгә дә була, тагын барабыз», – дип яза ул.

 


Фикер өстәү