Хәрби частькә ут төртергә җыенган 5 кеше тоткарланган

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә хәрби часть территориясенә үтеп керергә тырышкан биш кеше тоткарланган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, алар хәрби частькә ут төртергә җыенган булган.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Хәзер хокук сакчылары тоткарланучыларның мотивларын ачыклый.

 


Фикер өстәү