Татарстанда авыл укытучылары форумы узачак

Педагог һәм остаз елы кысаларында 12 майда «Адымнар — белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында авыл укытучыларының «Укытучылар белән авыл дан тота» республика форумы узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Форумда авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында эшләүче авыл җирлеге укытучылары, шул исәптән «Авыл укытучысы» һөнәри конкурсында җиңүчеләр һәм Татарстан Республикасы икътисады өчен кадрлар әзерләүдә эшләүче укытучылар, шулай ук Россия мәгариф академиясе, Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләре катнаша.

 


Фикер өстәү