Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган дип саналган егет әнисенә машина бүләк иткән

Тукай районыннан мобилизацияләнеп, сентябрьдән бирле махсус операция зонасында хезмәт итүче егет, чираттагы ялга кайтып, әнисенә машина бүләк иткән. Бу хакта Татар-информ яза.

Элегрәк «Ватаным Татарстан» аның хәрби бирем үтәгәндә һәлак булуы турындагы хәбәр килгәннән соң, исән-имин килеш өенә кайтуы турында язган иде.

Моңа кадәр солдатның туганнарына хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булуы турында хәбәр килгән. Бәхеткә, бу ялгыш җибәрелгән хәбәр булып чыккан. Шулай итеп, хәзер егет чираттагы ялга кайткан.

Хәрби хезмәткәрнең әнисе Энҗе Зәй районы Суык Чишмә авылында яши. Һәр көн саен, 30 чакрым араны җәяү узып, Зәйгә йөреп эшли.

“Автобуслар сирәк йөргәнлектән, “попутка”ны тоту да кыен булганлыктан, әнисенә машина алып бирергә карар иткән. Улыгыз белән горурланырлык, Энҗе! Бик кайгыртучан егет!” – дигән хәрбинең туганы, егетнең гамәленә чиксез сокланып.

Әнисе бүләкне күргәч, сөенеченнән елап җибәргән. Кулындагы ачкычның үз автомобиле икәнен әле башта аңламыйча торган…

 

Фото:  Эльмира Гайнетдинова/«Чаллы ТВ» ТРК 


Фикер өстәү