175 гимназия сакчысы Мулланур Мостафин: «Бу яра гомергә җитәрлек булды»

Бүген бөтен дөньяны тетрәндергән Казан фаҗигасенә 2 ел тулды.  Җиде укучы һәм 2 укытучының гомерен өзгән гаепле кеше гомерлеккә рәшәткә артына озатылды. Тик баласыз калган ата-аналарны, газиз кешесен югалткан якыннарны бу гына юата алмый. Шушы хәлләрне үз күзләре белән күргән Мулланур Мостафин әнә шулай ди.

Җинаятьче каршысына иң беренче чыгучы ул. Күп тапкыр яраланып, әллә ничә катлаулы операция кичереп тә, шөкер, бүген аякта. Үз мәктәбенә кире кайтып, шунда хезмәт куя.

– Күпме генә уйламаска тырышсам да, онытырлык булмады шул ул хәлләр. Бүген иртән митинг алдыннан мәктәп территориясен карап чыгарга булдым. Аллея янына килгәч, аңымны җуйганмын. Кан басымым 80гә 50 иде. Беркайчан да болай булганы юк иде, – ди Мулланур абый. – Мин вәхши кулыннан һәлак булган укытучыларны, сабыйларын кызганам. Шуларны уйласам, йөрәгем елый. Оныта алмыйм. Ул балаларның ни гаебе булды икән соң? Киткәннәр жәл. Без ничек тә яшибез. Бу дөньяда йөрибез. Чәчәк кебек сабыйлар җир астында ята бит!

Мулланур абый һәлак булган укытучыларын да искә алды. «Бик акыллы иде алар. Елмаеп кына тордылар», – ди ул.

26 яшьлек Эльвира Игнатьева белән бер йортта яшәдек. Күршеләр аны бик матур итеп искә ала. Исәнләшеп, шат елмаеп йөргән кыз иде. Әтисе Николай белән әнисе Рәдифә әле дә ачы хәсрәт эчендә яшиләр. Газиз балаларының явыз кеше кулыннан мәңгелеккә китеп баруын алар бик авыр кичерә. Бар сөенечләре – улы гаиләсе. Әле менә күптән түгел оныклары туды. Әби белән бабай шуңа карап юана.

Икенче укытучы – 55 яшьлек Венера Айзатова турында гел яхшы сүзләр генә әйтәләр.  Ни генә язсаң да, сөйләсәң дә, берни үзгәртеп булмый. Якыннарын югалтканнарга күркәм сабырлык телик. Һәлак булганнарның рухы шат, урыннары җәннәттә булсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү