Татарстан пенсия алды яшендәге кешеләргә өстәмә ярдәм чараларын эшләргә тәкъдим иткән

Дәүләт Думасында халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законга үзгәрешләр карала. Аңа Татарстаннан да тәкъдимнәр (шул исәптән пенсия алды яшендәгеләргә өстәмә ярдәм чараларына кагылышлы) кертелгән.

Бу хакта Дәүләт Думасының Татарстаннан сайланган депутаты Татьяна Ларионова “ВКонтакте” социаль челтәрендәге төбәк иҗтимагый кабул итү бүлеге аккаунтында онлайн-эфир аша белдергән.

“Бу закон инде берникадәр искергән, шуңа күрә кайбер яңалыклар беренче укылышта кабул ителде инде. Хәзер закон икенче укылышка әзерләнелә. Закон проектына Татарстанда яшәүче инициативалы кешеләрдән, профсоюз җитәкчеләре, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан кайбер үзгәрешләр һәм өстәмәләр, шул исәптән пенсия алды яшендәге кешеләргә өстәмә ярдәм буенча, кертелде”,– дигән ул.

Ларионова билгеләп үткәнчә, федераль министрлыклар вәкилләре һәм белгечләр әлеге тәкъдимнәр буенча бәяләмә чыгармаган әле. “Һәрхәлдә, без пенсия алды яшендәге һәм пенсия яшендәге кешеләрнең мәнфәгатьләре сагында торабыз”, – дип басым ясап әйткән ул.


Фикер өстәү