Песков: “Владимир Путин үз янында наданнарны тотмый”

Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдергәнчә, Россия Президенты Владимир Путин үз янында надан кешеләрне тотмый. Бу хакта ТАСС яза.

Дәүләт башлыгы матбугат секретаре әйтүенчә, Владимир Путин нәрсәгәдер дәгъва итүче, шул ук вакытта ярым-йорты гына белемгә ия булучыларны үз янында тотмый. Дәүләт башлыгы һәрвакыт бик тиз һәм кыю төстә эш итә. Шуңа күрә һәрвакыт аны куып тотарга тырышу кирәк.

Путинның матбугат секретаре шулай ук Россия Президентының бик белемле һәм мәгърифәтле кеше булып торуын басым ясап әйткән. Әйтик, коронавирус чорында дәүләт башлыгы пандемиянең нечкәлекләрен, прививка, вакциналар, вирусологиянең үзенчәлекләрен үзләштергән.


Фикер өстәү