Ике дус (Гыйбрәтле хикәя)

Габдулла фәкыйрь гаиләдән була. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ул зур шәһәрнең югары уку йортына укырга керә. Яхшы укый, ләкин акча юклыктан интегә. Габдулланың дуслары күп булып, алар арасыннан иң якыны Мостафа исемле егет икән.

Көннәрдән бер көнне Мостафа, әти-әнисе белән сөйләшеп, Габдуллага тулай торактан үзләренә күчәргә тәкъдим итә. Алар бертуганнар кебек яши башлый.

Мостафа беркөнне үзе яратып йөргән кызны Габдулла белән бергә күрә. Җаны әрнесә дә, әти-әнисе белән сөйләшеп, алардан Габдуллага кызны сорарга һәм туйны әзерләргә булышуларын үтенә.

Берничә ел үтә, Габдулла башка шәһәргә күчеп китә, тырышып эшли башлый һәм шәһәр башлыгы була. Ул берничә тапкыр үз шәһәрендә калган Мостафага булышырга тырышып карый, ләкин Мостафа ярдәмне кире кага, аны хәер дип исәпли.

Еллар уза, Мостафа бөлгенлеккә төшә һәм дусты яшәгән шәһәргә күченеп килә. Хакимият бинасына кереп, шәһәр башлыгы белән очрашырга теләвен әйткәч, аны кире боралар. «Мин бит – аның дусты Мостафа!» – ди ул, ләкин аңа: «Нәкъ менә сезне кертмәскә кушылды да инде», – дип җавап кайтаралар. Озак уйлап тормастан, Мостафа дустының өенә китә. Ишек төбендә торганда, Мостафа эчтә кемнеңдер булуын тоя һәм аңа ачарга теләмәүләрен аңлый. Мостафа бик рәнҗи һәм елый.

Дустының өеннән чыгып, урам буенча китә бу. Шул чагында аңа бер карт эндәшә, болар сөйләшеп китәләр. Мостафа эшсез калуы, иң якын дустының хыянәт итүе турында сөйли. Карт аңа үзенең зәркәнче булуын әйтә һәм эш тәкъдим итә.

Беркөнне алар кибетенә кулына букча тоткан бер карт килеп керә. Ул Мостафага: «Мин хаҗга китәм, менә бу букчаны сиңа саклауга калдырам, кире кайтсам – бирерсең, өч ай узгач та кире кайтмасам, синеке булыр», – ди. Өч ай уза, әмма сәер карт күренми. Мостафа букчаны ачып карый: эче тулы алтын! Ул хуҗасы белән сәүдәләрен киңәйтеп җибәрә.

Беркөнне кибеткә әнисе белән бер кыз килеп керә. Бу кыз Мостафага бик ошый. Алар таныша, яратыша һәм өйләнешергә булалар. Бу кыз бай гаиләдән булганга күрә, туйга кунаклар да күп килә. Мостафа кунаклар арасында элеккеге дусты Габдулланы күреп, бик дулкынлана, аның белән очрашырга теләми.

Тик чыдый алмыйча микрофон янына килеп: «Мин сезнең безне котларга килүегезгә бик шатмын. Ләкин арагызда мин күрергә теләмәгән шәһәр башлыгы да бар. Болай дип әйтүем өчен гафу итегез, ләкин җаным әрни. Мин сезгә аның турында сөйләргә телим. Без иң якын дуслар идек. Ул безнең йортта яшәде. Мин, сөйгән кызымнан баш тартып, аларның туйларын оештырырга булыштым, ләкин ул зур кеше булгач, миңа ярдәм итмәде, хатыны да ишек ачмады. Сез моны аңлый аласызмы? Дуслар белән шулай итәләрме?» – ди ул ачынып.

Габдулла да микрофон янына килеп сөйли башлый. «Ул сөйләгәннәр барысы да дөрес. Ләкин ул кайбер нәрсәләрне белми. Мин аңа һәрвакыт булышырга теләдем, ләкин ул горурлыгы аркасында минем ярдәмне кабул итмәде. Эшемә ярдәм сорап килгәч, мин аны, холкын белгәнгә күрә, үзен миңа бурычлы булып исәпләмәсен өчен генә кабул итмәдем. Хатыныма да ишек ачмаска куштым. Шуннан соң гаилә дустыбыздан, өебездән чыгучы кешене саклап торып, аңа эш тәкъдим итүен үтендем, хезмәт хакын түләргә булыштым. Алтын сатуларын белеп, бизәнү әйберләрен сатып алдым, уйлап чыгарган сәбәп белән әтиемне дустым эшләгән кибеткә җибәрдем һәм аңа алтын бүләк иттем. Эшләре ничек баруын белер өчен, кибеткә сеңлем белән анамны җибәрдем. Алар бер-берсенә гашыйк булганнар һәм, күрүегезчә, менә хәзер өйләнешәләр. Мин сезне котлыйм!» – ди Габдулла.

 


Фикер өстәү