Татарстан халыкларының мәдәни бәйрәмнәр календарен бастырып чыгарганнар

Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләргә өстәмә яллар турында искә төшергәннәр.

Татарстан Мәдәният министрлыгы быелга мәдәният бәйрәмнәре календарен бастырып чыгарган. Документта бәйрәмнәр вакыты, исемнәре, шулай ук аларны үткәрү урыннары күрсәтеп үтелгән.

“Каравон” рус халык бәйрәме 28 май көнне Лаеш районы Никольское авылында уздырыла.
Июньдә ике бәйрәм – мариларның “Семык” (3 июньдә Әгерҗе районы Пеләмеш авылында) һәм удмуртларның “Гырон Быдтон” бәйрәме (17 июньдә Кукмара районы Нырья авылында) булачак. Моннан тыш җәйнең беренче аенда өстәмә ике ял көне дә көтелә: 12 июньдә – Россия көне һәм 28 июньдә Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.

Июльдә исә – дүрт бәйрәм. Мордва халкының “Валда шинясь” (1 июльдә Тәтеш районы Килдеш авылында), “Иван Купала” славян мәдәнияте бәйрәме (7 июльдә Яшел үзәндә), чуашларның “Уяв” бәйрәме (8 июльдә Әлки районы Сихтерме авылында) һәм керәшеннәрнең Питрау бәйрәме (15 июльдә Мамадыш районы Җөри авылында) узачак.


Фикер өстәү