Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Халык советы башлыгы Горбангулы Бердымәхәммәдов белән телефон аша сөйләшкән

Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте башлыгы Казанда “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисади форумының иң югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышаныч белдергән.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Россия Президенты Владимир Путинның форумга федераль статус бирү карарының чарага дөнья җәмәгатьчелеге ягыннан тагын да зуррак кызыксыну уятуга китерүен билгеләп үткән.
Горбангулы Бердымөхәммәдов форумга зур делегация җибәргән. Аның составына сәнәгать, транспорт, төзелеш кебек тармаклар җитәкчеләре кергән. Моннан тыш форум мәйданчыгында Төркмәнстан стенды оештырылачак. Халык мәсләхәте башлыгы Төньяк-Көньяк кебек яңа логистика юнәлешләренең мөһимлегенә игътибарын юнәлткән. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, форум кысасында бу темага “Түгәрәк өстәл” утырышы уздырылачагын искәрткән.

Ахырда Горбангулы Бердымөхәммәдов Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә җылы сәлам сүзләре тапшыруны сораган.


Фикер өстәү