KazanForum-2023 интерактив зонасында “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының ике бәйгесе узачак

“Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” XIV Халыкара икътисадый форумы мәйданчыгында Ислам турында “MuslimQuiz” интеллектуаль уенының берьюлы ике бәйгесе узачак. Уеннар 18 һәм 19нчы майда форумның интерактив зонасында үтәчәк. Оештыручы – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.

Мөселман эрудитлары уеннарында дөньяның төрле илләреннән 140 кеше катнаша: Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Бангладеш Халык Республикасы. Россия командасы составында – КИУ студентлары һәм белгечләре, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, Чистай мөхтәсибәте мөселманнары, “Госмания” мәктәбе, махсуслаштырылган укыту фәнни үзәге – “IT-лицей” мәктәбе, “Сетевая компания” АҖ, КИУның Госман ибне Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге һәм башкалар.

Уенчылар тарих, икътисад, география, тел, медицина, сәнгать һәм башка сораулар буенча көч сынашачак. Һәр уен 6 раундтан тора. Аның нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче команда билгеләнәчәк.


Фикер өстәү