Бер кулда – китмән, икенчесендә – каләм…

…булмасын иде! Казанның  күп телдә белем бирүче «Адымнар» мәктәбендә тәүге тапкыр узган республикакүләм авыл укытучылары форумында яңгыраган фикерләрнең берсе бу. Чарада районнардан килгән 500ләп кеше катнашты. Укытучылар гына түгел, җирле үзидарә башлыклары да бар иде.

Чара «Авыл укытучылары белән данлыклы» атамасы астында узды. Исемен җисеменә туры китереп, республиканың рәсми затлары укытучылар һәм аларның дәрәҗәсе турындагы фикерләре белән уртаклашты. Әйтик, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов фикеренчә, укытучының дәрәҗәсен күтәрү – ике яклы һәм бик әһәмиятле эш.

– Укытучыларга артык күпне йөклибез инде без. Соңгы елларда бала тәртибе, белемне үзләштерү мәсьәләсендәге җаваплылыкны тулаем балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөкләделәр. Алар гаепле булып калды. Укытучылар үзләре бер сүз әйтә алмый: баланы эшкә җәлеп итәргә, аңа кисәтү ясарга ярамый. Бу – дәүләт кенә хәл итә торган нәрсә түгел, бу очракта кешегә, җәмгыятькә фикерләү рәвешен үзгәртергә кирәк. Ә укытучы, үз чиратында, шәхес буларак үзен һәрьяклап үрнәк итеп куя белергә тиеш, – диде ул.

Инде форумда яңгыраган һәм авыл укытучыларын борчыган кайбер мәсьәләләргә күчик.

Хикмәт акчадамы? Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, белем бирү өлкәсендәге барлык проблемаларны да хезмәт хакына бәйләп карау дөрес түгел. Форум вакытында катнашучылар арасында уздырган сораштыруда да (диаграмманы карагыз. – Авт.) бу мәсьәлә беренче урында тормый. Бу җәһәттән министр авылда эшләүче укытучыларга каралган өстәмә ярдәм чараларын санап китте. Әйтик, бу елның гыйнварыннан яшь белгечләргә 2510 сум өстәмә акча түләнә башлаган. «Аңлашыла инде, әллә ни зур сумма түгел…» – диде министр. Аның сүзләренчә, проблемалар берничә өлештән тора: белем бирү сыйфаты, яшь белгечләр, аларга теләктәшлек белдерү…

Ә яшьләрнең авылда калмавы ­– үзе бер зур проблема. Шуңа бәйле рәвештә авыл мәктәпләрендә яшь укытучылар бик аз. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин фикеренчә, яшьләрнең генә түгел, авыл кешеләренең шәһәргә күченүен туктата алмасак, авылда укытучыга, гомумән, эш булмаячак.

– Күп кенә төбәкләрдә авыллар саны кими. Бөтен шартлар булуга карамастан, бездә дә шул ук хәл күзәтелә. Укытучылар җитмәү турында сүз алып барганда, авылларны саклап калу мәсьәләсенә игътибар итәргә кирәк. Моның өчен авылда эш булдырырга кирәк, – диде ул.

Иң мөһиме – бәхетле булсыннар! Россия Мәгариф академиясенең Мәгариф үсеше стратегиясе институты идарәсе башлыгы Ирина Логвинова барча укытучыларга  да әнә шул теләген җиткерде. Ул да, укытучыга карата ихтирам хезмәт хакы күләме белән үлчәнми, дигән фикердә. «Сыйныф бүлмәсенә чын мәгънәсендә бәхетле кеше килеп керсә, балалар математиканы да, географияне дә бик җиңел үзләштерер иде. Укытучыларның рухи көчләре генә җитсен!» – диде ул.

Асылда авыл укытучысын нәрсә борчый соң? Билгеле, форумның пленар өлешендә генә катнашкач, чара кысасында телгә алынган барлык проблемаларны да белеп бетерә алмадык. Шуңа да кайбер укытучылар белән аерым сөйләштек. Яшерен-батырын түгел, алар ачылып сөйләшергә бик яратмый. Ниндидер эчке тыюлары бар. Шулай да бер мөгаллимә эчендәгесен сөйләде, әмма исемен язмавыбызны үтенде.

– Укытучының эше күп инде аның. Авыл җирендә кәгазь эшенә өстәп, бакчасы да бар. Бер кулда – китмән, икенчесендә – каләм, дигәндәй… Моны укытучының дәрәҗәсенә шулкадәр йогынты ясый, дип әйтә алмыйм, әмма төп эшкә комачаулый, билгеле. Аңа бит өстәп акча түләмиләр, – диде ул.

Чөгендер дә утап, балага тәрбия дә биреп, үз фәнеңә карата кызыксыну да уяту – ай-һай катлаулы нәрсә. Моны Илсур Һадиуллин да аңлый булса кирәк. «Авыл җирендә эшләүче укытучыларны башка төр вазыйфалардан азат итү мәсьәләсе мөһимнәрдән санала. Аларның төп эше – укыту һәм тәрбияләү. Бу җәһәттән җирле җитәкчелекнең мөнәсәбәте мөһим», – диде ул.

Мамадыш районының Урта Кирмән авылында тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ринат Хәйруллин фикеренчә, мондый чара Укытучы һәм остаз елы кысасында гына узмасын иде.

– Форум ошады, дәвамлы, традицион чара булсын иде ул. Укытучылар, аларның дәрәҗәсе турында саллы фикерләр әйтелде, шактый гына борчыган мәсьәләләр күтәрелде, әмма телгә алынмаган берничәсенә игътибар итсәләр иде. Әйтик, мәктәпләрдә психологик ярдәм. Авыл мәктәпләрендә психолог өчен аерым штат юк, ул, гомумән, районга да бер-ике генә. Минемчә, ул һәр мәктәпкә кирәк. Аннан соң, террорчылыктан саклану юллары шәһәр мәктәпләрендә камилләштерелсә дә, авыл мәктәбендә үзгәреш булмады. Балаларның тыныч кына укыйсы, безнең тыныч укытасы килә бит… – диде ул.

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

САН

Татарстанда:

848 авыл мәктәбе бар (барлык мәктәпләрнең 60 проценты);

85908 бала авыл мәктәпләрендә белем ала;

12295 укытучы авыл мәктәпләрендә эшли;

– укытучыларның уртача хезмәт хакы – 44 мең сум.

 

Авыл укытучысын нәрсә борчый? (форум барышында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре)

33% – мәгариф оешмаларында матди-техник шартлар

15% – кадрлар

11% – финанс

9% – мәктәпләрне саклау һәм аз комплектлылык

6% – укытучы статусы

4% – инклюзия

3% – интернет

19% – башка мәсьәләләр

 

 


Фикер өстәү