«ТНВ» алып баручысы сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

«ТНВ» телеканалындагы «Манзара» тапшыруын алып баручы Зөлфия Шәмсуарова һәм Камал театры артисты Раил Шәмсуаровларның гаиләләре ишәйгән.

Алар өченче тапкыр әти-әни булган. Шәмсуаровларның Нәфисә исемле кызларының һәм Әсфәндияр исемле малайларының энекәшләре туган!

«Бер үлчәүгә дә сыймаслык кадерле мизгелләр. Тагын бер балабыз — улыбыз туды. Күп балалы әти-әни исемен йөртергә насыйп булды. Әлһәмдүлилләһ. Кояш кебек Шәмсуарның нурлары дөньяны тагын да яктыртсын», — дип яза Зөлфия үзләренең «Шәмсуаровлар гаиләсе» дигән сәхифәләрендә.


Фикер өстәү