#КаzanForum: Рөстәм Миңнеханов “Хатын-кыз карашы” мәйданчыгы катнашучыларына: “Сез булганга күрә форум 10 тапкыр матуррак”

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «KazanForum» кысасында эшләгән «Хатын-кыз карашы» трегын карады. Биредә хатын-кызлар өчен төрле семинарлар, фикер алышу чаралары бара.

Хатын-кызларны сәламләп, Марат Хөснуллин:
— Сезне Казанда күрүебезгә шатбыз. Без мөселман илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү дигәндә, һичшиксез, хатын-кызлар җитәкчелегендәге оешмалар белән элемтәләр төзүне дә күздә тотабыз, — диде.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хатын-кызларга рәхмәтен җиткерде.
— Безнең форум сездәй гүзәл затлар булганга күрә 10 тапкыр матуррак. Ислам дөньясының зур казанышы сез, — диде ул, катнашучыларны сәламләп. , — Хатын-кызларның, аналарның роле артканнан-арта бара. Хәзерге заман хатын-кызлары – сәясәтче дә, эшмәкәр дә, җәмәгать эшлеклесе дә. Моңа да карамастан, алар традицион кыйммәтләрне саклаучылар да. Без сезнең белән горурланабыз!


Фикер өстәү