#КаzanForum: Фәрит Мөхәммәтшин: «Җитди сорауларны ир-атлар үзләре генә хәл итә алмый, хатын-кызлар кирәк»

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы»трегы ачылды. Бу форум тарихында беренче мәртәбә оештырылган хатын-кызлар өчен мәйданчык.Трекның оештыручылары – Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре. Мәйданчык эшчәнлеге белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да танышты.

– Җитди сорауларны ир-ат үзе генә хәл итә алмый, янәшәдә зирәк хатын-кыз кирәк. Мондый чаралар юкка гына Казанда узмый. Бу танышу өчен, хезмәттәшлекне дәвам иттерү өчен яхшы мөмкинлек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. — Без бу очрашуга әзерләндек. Казан кунакларны кабул итәргә әзер. Мин сезгә эшләрегездә уңышлар телим.

Хатын-кызлар трегында сәламәтлек, матурлык, мода, уңыш турында сөйләшәләр. Татарстан, Удмуртия, Кыргызстан, Мисыр, Монако кебек илләрдән килгән спикерларның чыгышлары узды. Сессия азагында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.


Фикер өстәү