Татарстанның 136 “яшьлек” чыршысы илнең төп агачына әйләнергә мөмкин

Тәтеш районы “Долгая Поляна” табигый заказнигында үскән 136 “яшьлек” Себер чыршысы илнең төп агачына әйләнергә мөмкин. Чыршы “Агачлар – тере табигать ядкәрләре” Бөтенроссия программасы бәйгесендә катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте.

Себер чыршысы (Таулы Алтай чыршысы) әйбәт хәлдә сакланган. Ботаклары җиргә кадәр сыгылып, як-якка 6-8 метр озынлыкка җәелгән. Ачык урында, дворян Молоствовлар йорты янында үсә”, – дип билгеләп үтелгән программаның рәсми сайтындагы реестрда.

Бәйгедә илнең 69 төбәгендә үсүче агачлар катнаша. Исемлектә Татарстан чыршысы – 26 нчы. Номинантлар арасында – Россиянең иң карт агачлары реестрына кертелгән табигый ядкәрләр.


Фикер өстәү