#КаzanForum: «ВТ» хәбәрчесе хәләл ярминкәгә барып, андагы хәлләрне күреп кайтты

Бер якта – Иран тәм-томнары, икенче якта – Сенегал кием-салымы. Татарстан уңганнарының сәүдә рәтләре. «Казан»агросәнәгатьпаркына кеше болай да бик яратып йөри, бу көннәрдә исә андагы халыкның саны бермә-бер арткан. Сатучылар моңа сөенеп туя алмый. Җитмәсә, башка илләрдән килгән сәүдәгәрләр белән дуслашып калырга мөмкинлекләре бар.«ВТ» хәбәрчесе,18–21 май көннәрендә уза торган хәләл ярминкәгә барып, андагы хәлләрне күреп кайтты.

«RussiaHalalMarket 2023» ярминкәсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum- 2023» XIV Халыкара икътисадый форумы кысасында эшли. Оештыручылар монда Иран эчемлекләре, Төркия тәм-томнары, Сенегал кием-салымы да сатып алып булачагын вәгъдә иткән иде. Татарстан җитештерүчеләре белән бергә җәмгысы 400ләп хәләл сәүдә ноктасы үз товарын тәкъдим итте.

Сенегалдан – Иранга

Беренче эш итеп, ярминкәдәге иң чуар почмакка тукталдык. Сенегалдан ук килгән ханымнар аллы-гөлле төсләрдәге кием-салым, төрле бизәнү әйберләре белән үткән-сүткән ханымнарны кызыктырып торды. Иң күп кеше шулар янында иде.

– Казан – искиткеч шәһәр! Сенегалда яшәүчеләрнең 95 проценты – мөселманнар. Әлеге чарага да без тәҗрибә алмашу, Татарстан, шулай ук мөселман илләре һәм Сенегал арасында күпер салу өчен килдек. Без Сенегалдагы «Калинка» рус мәдәни үзәге белән хезмәттәшлек итәбез, киләчәктә Татарстан белән дә эшләрбез дип өметләнәбез, – дип сөйләде алар «ВТ» хәбәрчесенә.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Ә борынны ярып кергән тәмләткечләр исе Ираннан килгән җитештерүчеләрнең сәүдә ноктасына тартып китерде.

– Монда без Иранда җитештерелгән продукцияләрне: төрледән-төрле эчемлекләр, тәмләткечләр, киптерелгән җиләк-җимешләр тәкъдим итәбез. Әлеге чарада катнашу безнең өчен бик мөһим. «Казан»агросәнәгать паркында эшләү Татарстан базарына чыгарга ярдәм итсә, әлеге форумда катнашуыбыз Россия базарында эшләргә мөмкинлек бирә, – диде Фәридун Камолов.

Агропаркны аркылыга-буйга күпме иңләп йөрсәк тә, оештыручылар вәгъдә иткән төрек тәм-томнарын таба алмадык. Дөресрәге, алар монда болай да бар, ә «RussiaHalalMarket 2023» ярминкәсенә атап килүче төрек сатучылары күренмәде. Казаннан Әлфия апа да шуңа аптырап йөри иде. Алай да, ярминкәдән бик канәгать калган ул.

– «Яңалыклар»дан ишетеп килдем. Мин әйтәм, күптән агропаркта булганым юк, бер йөреп кайтыйм. Өйлә намазына кадәр кайтып җитәргә кирәк, – дип сөйләде ул безгә. – Бик күркәм, бик пөхтә итеп эшләгәннәр. Ике сумка товар җыйдым. Төрекләр дә була дигәннәр иде, күрмәдем. Тәмләткеч, чәй ише вак-төяк алырмын дигән идем.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов аңлатканча, әлеге хәләл ярминкәдә күбрәк Татарстанда җитештерелгән продукцияне күрсәтү максаты булган. «Сәбәбе – без Татарстанны хәләл продукциясе экспорты өчен тәҗрибә уздырыла торган төбәк буларак тәкъдим итәбез», – дигән иде ул.

Татарстанныкын сайла…мы?

Янушевлар гаиләсе Мари Иленнән килгән. Юк, сатучы түгел, сатып алучы алар. Зур кызыксыну белән дини китаплар карап басып торалар иде.

– Ислам дине белән кызыксына башлагач та, Татарстанга бару теләге белән яндык. Аеруча Болгарны күрәсебез килә иде. Әлеге форум турында ишеткәч, өч көнгә Казанга килдек. Монда әйтеп-аңлатып бетерә алмый торган мохит икән, – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Җиләк-җимеш сатучы Гөлшаной Туктамуратова сүзләренчә, агропаркны һәм сатучыларны ай ярым тирәсе алдан шушы чарага әзерли башлаганнар. Сатучыларга шәригать кануннары буенча алыш-биреш кагыйдәләрен аңлатканнар.

– Хәләл ярминкә булгач, барлык сатучыларны да алдан әзерләделәр, тикшерделәр. Хәер, без болай да көн саен лаборатория тикшерүе узабыз, – диде биш ел дәвамында бер урында сәүдә итүче ханым. –Башка вакыт белән чагыштырганда, кеше бик күп. Күбесенчә, нинди чара икән бу, дип кызыксынып киләләр дә сумкаларын тутырып кайтып китәләр (көлә). Безнең өчен бу – уңай күренеш, әлбәттә.

Татар милли стилендә эшләнгән яулыклар бренды хуҗасы Елена Габдрахманова исә, Татарстан җитештерүчеләренә башка илләрдән килгән кунаклар белән аралашырга мөмкинлек булмады, дип борчыла.

– Без бу чараны ел буе көттек. Милли горурлыгыбыз булган бизәкләребез төшерелгән яулыкларны «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә күрсәтергә өметләнгән идек. Әмма безгә бернинди мәгълүмат бирүче дә булмады. Өстәвенә, анда сатарга керү өчен 400–700 мең сум акча түләргә кирәк булып чыкты. Без генә түгел, башка җитештерүчеләр өчен дә – шактый зур сумма бит бу. Шул рәвешле, Татарстан эшмәкәрләренә экспортка, халыкара хезмәттәшлеккә чыгу юлын ябып куйдылар. Әмма бу зарлану түгел. Шөкер, сыр-колбасалар янында булса да, сату-алу эше бик яхшы бара, – диде ул безгә.

Лилия Гыймазова

#КаzanForum: «RussiaHalalMarket 2023» ярминкәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

 


Фикер өстәү