Фәнит Харисов: «Бездә укучы беренче урынга куелган»

Казандагы Бишбалта бистәсендә борынгы тарихи бинада урнашкан 15 нче татар гимназиясе бар. Узган ел аның оешуына 30 ел тулды. Уку йортының җитәкчесе – Татарстанның атказанган укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Фәнит Фахразович Харисов. Аның белән без туган телгә мөнәсәбәт, милли үзаңны үстерү һәм мәгариф проблемалары турында сөйләштек.

– Фәнит Фахразович, сез – гимназиянең ишеген беренче булып ачып кергән директор. Шушы вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булды?

– Бу бинада вертолет заводының училищесы урнашкан иде. Аны татар гимназиясе итеп үзгәрттек. Беренче тапкыр ишекне ачып кергәндә, куркып киттем, балаларга белем бирү өчен, бернинди шартлар да юк: гимназиядә салкын, ашханәсе юк, түбәдән су ага, идәннәре дә тузып беткән иде. Иртән килүгә, я торба шартлаган, я канализация тыгылган була. Балаларга татар телендә белем бирү теләгем зур булганга, кире борылмадым. Яшь идем, көч бар иде. Биш ел эчендә гимназиядә белем һәм тәрбия бирү өчен, тиешле шартлар тудыруны үземә максат итеп куйдым.

Узган гасырның туксанынчы елларында милли үзаңны үстерү яңа сулыш алды. Ул чакта Казанда нибары бер генә татар мәктәбе бар иде. Ике телне дә камил белгән укытучылар таптык. Беренче елны безгә эшкә 11 укытучы, укырга 83 бала килде. Шартларның кыенлыгына карамыйча, балаларын туган телдә укытырга биргән әти-әниләргә рәхмәтлемен. Укытучыларның берсе дә шушындый киң колачлы эштән куркып калмады. Бергәләшеп, татар мохитен булдырдык. Хәзер гимназиядә барысы 437 бала укый, 33 укытучы аларга белем һәм тәрбия бирә.

 – Фәнит Фахразович, башка мәктәп һәм гимназияләрдән сез кайсы ягыгыз белән аерылып торасыз?

– Безнең гимназиядә өйдәге кебек мохит урнашты. Без гаилә кебек бердәм яшибез. Һәр баланы якыннан беләбез, игътибар үзәгенә алабыз һәм аңа шәхес итеп карыйбыз. Гимназиядә информатика, робототехника, музыка, спорт һәм башка юнәлештәге түгәрәкләр эшли, театр балаларның талантларын үстерергә ярдәм итә. Сәнгать мәктәбендә курайчылар ансамбле бар, укучылар тальянда да уйнарга өйрәнә. Безнең өчен балаларның мәктәптән тормышка өйрәнеп чыгуы мөһим. Егетләр чүкеч һәм пычкы да тота белергә тиеш. Спорт буенча да уңышларыбыз югары. Балаларның сәләтен вакытында күрмәсәң, шартларын тудырмасаң, ул бит үсә алмый. Геология һәм Бишбалта бистәсе көнкүрешен өйрәнү музейларын ачтык. Укучылар арасында КФУның геология факультетына керүчеләр шактый. Казан дәүләт энергетика университеты белән бик тыгыз элемтәдә эшлибез. Күптән түгел 500 мең сумлык грант откан идек. Ул акчага Хәсән Туфан исемендәге милли лаборатория булдырдык. Анда фәнни конференцияләр үткәрәбез, укучылар проектлар яклый. Татарча яхшы белгән, гимназия тормышында актив катнашкан балаларга милли җанлы Гәрәфетдин әфәнде Хисаметдинов инде 11 ел дәвамында үзенең грантын бирә.

– Илебездә тел сәясәте 2017 елдан бирле зур үзгәрешләр кичерә. Программаларда сәгать саннарындагы үзгәрешләрне ничек хәл иттегез?

– Татар теле дәресләрен нигездә шул ук күләмдә калдырырга тырыштык. Башлангычта туган телне дүртәр-бишәр сәгать укытабыз. Югары сыйныфларда гына бераз кимрәк. Укытучылар да башка эшкә күчмәде.

– Татар теле кирәкми, диюче әти-әниләр дә бар хәзер…

– Бездә андый сүзләрне әйтүче юк.

– Фәнит Фахразович, татар мәктәбе булгач, барысы да татарча булырга тиешме, әллә…

– Гимназияне ачканда, бар фәннәр дә татарча алып барылды. Бердәм дәүләт имтиханы кертелгәч, балаларны рус мәктәбенә ала башладылар. Үзегез беләсез: әти-әни бит ул баласы имтиханны яхшы бирсен дип тырыша. Шуңа күрә математика, физика кебек төгәл фәннәр русча алып барыла. Гимназиягә закон нигезендә яшәү урыны туры килгән балалар гына алынырга тиеш. Бишбалта бистәсендә яшәүчеләрнең 60 проценттан артыгы – руслар һәм башка милләт балалары. Шуңа күрә ике телдә укытырга туры килә. Әмма без татар мохитен сакларга тырышабыз, тәрбия эшләре татар телендә оештырыла. Татар телен өйрәнәбез дип килә бит алар. Барысы да татар телен сайлап, гариза яза. Берсе дә, кирәкми дип, бәхәсләшми. Теләүчеләр бик күп, әмма уку кабинетлары җитмәгәч, аларның барысын да ала алмыйбыз шул.

– Дәреслекләр катлаулы, балаларга өй эшләрен эшләргә булыша алмыйбыз, диюче әти-әниләр, әби-бабайлар да бар. Бу проблеманы ничек хәл итеп була?

– Татар теле – мөстәкыйль фән. Аны кухняда сөйләшү теленә генә калдырырга ярамый. Туган телдә дөрес, аһәңле итеп сөйләшергә өйрәтү белән бергә тиешле күләмдә теоретик мәгълүматны бирмичә ярамый, чөнки ул – укучының туган теле. Саф татар теле югалырга тиеш түгел. Белем дәрәҗәсенә карап, без сыйныфларны икегә – яхшырак һәм йомшаграк белүчеләргә бүлеп укытабыз. Болай эшләүнең максаты – барлык балаларга да тигез күләмдә һәм сыйфатлы белем бирү. Бу уңайдан төрле тәҗрибәләр уздырып карыйбыз, аннан соң анализ ясыйбыз һәм гамәлгә кертәбез.

– Татар мәктәбендә укып та зур уңышларга ирешеп була дигәнне тагын бер кат искә төшерик әле. Сез дә – дүрт бертуган Харисовлар – татар мәктәбен тәмамлаган кешеләр бит.

– Без – Фираз, Фарис, Фәнит, Фәрит Башкортстанның Яңавыл районындагы Истәк авылыннан. Барыбыз да татар мәктәбен, аннан Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, гомеребезне татар мәгарифен үстерүгә багышладык. Фарис 1997–2004 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазыйфасын үтәде. Хәзерге вакытта Мәскәүдә яши. Россия Мәгариф академиясе әгъза-корреспонденты, шунда эшли. Фираз Харисов – күп еллар буе Казан педагогика университетында проректор, хәзер КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры. Ике абый да – фән докторлары. Фәрит энем Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә күп еллар буе гимназия һәм 1 нче мәктәпне җитәкләде. Татар телендә белем алган кеше беркайчан да тормышта югалып калмый.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү