Татарстан интернатларында балалар әйбәтрәк яши башлаячак

Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин интернатларда яшәүче психик тайпылышлы балаларның тормышын яхшыртуны күздә тоткан боерыкка кул куйган.

Шулай итеп, интернаттагы һәрбер бала мәҗбүри медицина иминияте белән тәэмин ителәчәк, аларга һәр ел саен диспансеризация үткәреләчәк. Моннан тыш белгечләр вакцинация уздыруны үзвакытында хәл итәргә, балалар өчен кирәкле даруларны булдырырга, аларга психиатрия ярдәме күрсәтергә тиеш булачак.
Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән.


Фикер өстәү