Владимир Путин озак вакытка бирелә торган кредитлары арзанайту буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына озак сроклы кредитларның процент ставкаларын киметү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушкан. Тәкъдимнәр быел 15 июньгә кадәр әзер булырга тиеш, дип хәбәр ителгән Кремль сайтында.

11 апрельдә икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Хөкүмәткә шундый бурыч куелган булган.
“Россия дәүләт кредитлары структурасына озак сроклы кредитларның ставкалары күләме йогынтысын бәяләүдән чыгып, мондый кредитларның процент ставкалары күләмен киметү тәкъдимнәрен тапшырырга”, – диелгән Хөкүмәт бурычлары исемлегендә.


Фикер өстәү