Блогерлар эшчәнлеге өчен махсус салым кертергә уйлыйлар

Бу мәсьәлә бүген Федерация Советы комитеты утырышында каралачак.

Федерация Советының Бюджет һәм финанс базарлары комитеты интернеттагы эшчәнлек өчен, шул исәптән блогерлык эшчәнлеге өчен физик затларга, оешмаларга салым салуны кертү турында документ әзерләгән. Ул бүген комитет утырышында карап тикшереләчәк.
Комитет рәисе урынбасары Андрей Епишин әйтүенчә, әлеге өлкәдә салым салу механизмын булдыру өчен Салым кодексына тиешле үзгәрешләр әзерләргә туры килер, мөгаен. Әмма бу кадәресе Федерация Советында белгечләр тарафыннан гына каралган. Профильле комитетка тәгаен генә бурычлар йөкләнмәгән әле.


Фикер өстәү