Рөстәм Миңнеханов: «Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш»

Хәләл сыр, татар балы һәм тал бишек. Россия эшмәкәрлек көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика эшкуарлары белән очрашты. «Без сезнең белән бергә һәм һәрвакыт ярдәм итәргә тырышачакбыз», – диде ул, алдан ук чарага төсмер биреп. Монысы беткәнче үк киләсе очрашу вакытын да билгеләде.

Рөстәм Миңнеханов чарага әзерләнеп килгән.

– Программаны иртән карап чыккан идем. Нәрсә, без бүген уңышлар турында гына сөйләшәбезме әллә? – дип, алып баручыларга мөрәҗәгать итте ул.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, гел уңышлар турында гына сөйләшеп утыру дөрес түгел.

– Уңышсызлыклар турында да әйтергә кирәк. Башкалар моннан гыйбрәт алсын. Эшмәкәрнең эше уңмаса да, ул яңадан торып басып, алга атлый белергә тиеш. Эшмәкәрлек ул – бик зур җаваплылык. Эшкуар башкаларны эшле итә, аларга хезмәт хакы түли, кредит ала, дәүләт белән эшлекле мөнәсәбәтләр кора, – диде ул. – Без иң беренче чиратта тармактагы проблемалар турында ишетергә тиеш. Әгәр аларны күрүдән, ишетүдән туктасак, алга атлау тизлеге акрынаячак.

Рәис, залда утыручы эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп:

– Әлеге чарада чыгыш ясарга тиеш булмасагыз да, үз сүзегезне әйтә аласыз. Без сезне борчыган мәсьәләләр турында белергә телибез, – диде.

Чара ахырында иң өлгер эшмәкәрләр әлеге мөмкинлектән файдаланды да. Тик бу хакта соңрак.

– Ярар, бу юлы мактауга корылган чараның тәртибен бозмыйк. Бәйрәм уңаеннан кәефне бозарга теләмәгәннәрдер, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Яхшыдан да үрнәк алып була анысы. «Ике ел чамасы элек аш бүлмәсендә башланган эшебезне бүген ил күләмендә беләләр», – дип сөйләде әнә «Воронцов сырлары» хуҗасы. Аена 4 тонна сыйфатлы сөт ризыклары җитештерүләре, мәсәлән, кара сыр һәм әлеге төр продукциянең чит илнеке белән бер дәрәҗәдә булуын да әйтте ул.

– Хак сөйләмисең. Бер дәрәҗәдә түгел, ә без чит илләрне күптән уздырдык дияргә кирәк. Дөресе шул, – дип үсендереп җибәрде эшмәкәрне Рәис.

Сыр җитештерү өчен сөтнең 90 процентын республика хуҗалыкларыннан алалар икән. Татарстанда әлеге сан 100 процент та була алуына ишарәләпме, «Кемнәрдән?» – дип тә кызыксынды Рөстәм Миңнеханов. Баксаң, җитештерү өчен кирәкле сыер һәм кәҗә сөтен республикадан, ә сарык сөтен, бездә булмаганга күрә, Мәскәү өлкәсеннән кайтарталар. Рәис эшмәкәргә чит ил базарларына чыгу өчен, хәләл сыр җитештерә башлау мәсьәләсен дә өйрәнергә киңәш итте.

Ә менә «Татар балы» бренды дөнья базарына якын арада ук чыгачак дип сөендерделәр очрашуда.

– Республикада былтыр товар буларак 5,5 мең тонна бал агызганнар. Ни кызганыч, умартачыларның авыр хезмәте тиешенчә бәяләнми. Татарстанда балны күпләп сатып алу бәясе түбән, – дип сөйләде «Татар балы» кооперативы хуҗасы Язил Муллахаҗиев. – Без былтыр Кукмарада бал эшкәртү цехын ачып җибәрдек. Республика күләмендә балны җыеп эшкәртү һәм күпләп сату белән шөгыльләнәбез. Бүгенге көндә 20 төрдән артык продукция җитештерәбез. Әмма балны лаеклы бәядән сатып булмый. Кибетләр аны бездән килосын якынча 130 сумнан сатып ала. Шуңа күрә дә умартачылардан балны кабул итү бәясе 80–90 сум тирәсендә тирбәлә. Ә бу умарта тотучыларга отышлы түгел. Шуңа күрә дә агызган балларының яртысын бүләккә өләшеп бетерәләр.

Бүген Татарстаннан бер кило бал да экспортка чыгарылмый икән. Югыйсә «Башкортстан балы»н бөтен дөнья белә.

– Безнең бал да күршеләрнекеннән калышмый. Башкортстан инде күптән Татарстанның чиктәш Әгерҗе, Актаныш кебек районнарыннан күпләп бал сатып алып, аны үзенеке итеп сата. Моңа чик куеп, «Татар балы»н бөтен дөньяга танытырга телибез. Безнең цехта елына 3,5 мең тоннага кадәр продукция эшкәртү мөмкинлеге бар. Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»да Казахстан белән әлеге илгә бал озата башлауга бәйле тәүге килешү төзедек. Безнең исәпләүләр буенча, чит илгә балны килосын 220 сумнан сатарга мөмкин. Ә бу аны үзебездә калдыруга караганда икеләтә отышлырак, – диде Язил Муллахаҗиев.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәргә сыйфат турында онытмаска да киңәш итте.

– Умарта алдына шикәр куеп бал агызмыйлар, – диде ул.

Ике сәгатькә якын дәвам иткән очрашуда республика эшкуарларына сәүдә үзәкләрендә урыннар булдыру, талдан үреп җиһаз ясау кебек югалган кәсепләр өчен белгечләр әзерләү кебек мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Рөстәм Миңнехановка республиканың барлык эшмәкәрләрен һәм үзмәшгульләрен бер канат астына алган «Мин бит инде ул – Татарстан» брендын да тәкъдим иттеләр. Россия эшмәкәрлек көне уңаеннан, чаралар көн буена сузылган булса да, Рәис залда утыручы берничә эшмәкәрне тыңлады. Мәсәлән, Диләрә Хөснетдинова абыйсы һәм әтисе белән бергә төзегән компаниядә дистә елдан артык икмәк ризыклары һәм тавык ите эшкәртү белән шөгыльләнә. Эшне тагын да җәелдерергә телиләр. Ә моның өчен зур суммада акча кирәк. Шуңа күрә дә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашып сөйләшмәкчеләр.

– Ике айдан бирле җитәкчегә эләгә алмыйбыз. Бөтен өмет сездә, – дип мөрәҗәгать итте эшмәкәр Рөстәм Миңнехановка.

Бәхеткә, Талия Миңнуллина залда ук булып чыкты. Рөстәм Миңнеханов Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенә эшмәкәрне кабул итәргә, соңрак очрашу нәтиҗәләре турында хисап тотарга кушты. Гүзәл затлар чарадан соң ук сөйләшеп утыра иде инде. Башкаларны да ишетәчәкләр. Рөстәм Миңнеханов бер ай – ай ярым эчендә яңадан эшмәкәрләр белән очрашырга сүз бирде.

Сан

Рәсми саннарга караганда, Татарстанда эш урыннарының 40 проценты кече һәм урта бизнеска туры килә. Былтыр аларга якынча 85 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән. 2022 ел нәтиҗәләре буенча, республикада 234 мең үзмәшгуль бар.

Эльвира Вәлиева

Татарстан эшмәкәрләре ярминкәсеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

 


Фикер өстәү