26 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Россиядә эшмәкәрләр көне

Бу бәйрәм 2007 елда Россия Президенты указы белән гамәлгә кертелә.  Аның максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын Россия икътисадын үстерү мәсьәләләренә, урта, кече һәм эре бизнес проблемаларына җәлеп итү була.

 Сварщиклар көне

Россиянең барлык сварщиклары май аеның соңгы җомгасында үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу дата рәсми рәвештә расланмаган, әмма шактый озын тарихка ия. Аны XX гасырның 90 нчы еллары башыннан бәйрәм итәләр.

Алтайда Кар барсы көне

2010 елның 26 маенда Алтайда яңа экологик бәйрәм – Кар  барсы көне барлыкка килә. Бу үзенә күрә Ерак Көнчыгыштан экологик эстафетаны кабул итү була. Алар инде берничә ел Юлбарыс көнен билгеләп үтәләр.

Чик юк

1995 елның 26 маенда Россия белән Беларусь арасында чик буе баганалары символик рәвештә алына. Бу чарада Россия премьер-министры Виктор Черномырдин һәм Беларусь президенты Александр Лукашенко катнаша. 1996 елда дәүләт башлыклары Россия һәм Беларусь Берлеге турындагы килешүгә кул куялар, ә 1997 елда аны Союзга үзгәртәләр.

Беренче күпмоторлы самолет

1913 елның 26 маенда Петербургта авиатор-конструктор Игорь Сикорский дүрт пассажир белән бергә дөньядагы беренче дүрт моторлы «Русский витязь» самолетында беренче очышын ясый. Самолет 100 м чамасы биеклеккә күтәрелә һәм ярты сәгать чамасы тизлекне 100 км/сәг кә кадәр арттыра, берничә вираж ясый һәм салмак кына җиргә төшә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү