Күрше республикада 38 гектар мәйданда урман ут эчендә калган

Соңгы тәүлектә Башкортстанның берничә районында: Белорет, Мәчетле һәм Кызыл Кама районнары урманнарында 9 янгын очрагы ачыкланган. Барлыгы 38 гектар мәйданда урман ут эчендә калган. Гадәттән тыш хәлләр буенча республика дәүләт комитеты рәисе урынбасары А.Лопухов шулай дип белдергән. Бу хакта NewsBash яза.

Хәзерге вакытта Белорет районы урманнарында янгын дәвам итә.
“Янгынны сүндерү өчен бөтен мөмкинлекләр эшкә җигелде. Утның авылларга күчү куркыныч юк”, — дигән ул.

Моннан тыш соңгы тәүлектә Башкортстанда коры үләнгә ут кабуның 24 очрагы теркәлгән. Ут 18 гектар мәйданга таралган. Янгыннарның барысы да сүндерелгән. Утның якын-тирәдәге авылларга күчү куркынычы артта калган.


Фикер өстәү