Мансуров Зиннур Мөҗип улы

1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туа. 1972 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1974–1983 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында информация һәм спорт бүлеге хәбәрчесе. 1983–1986 елларда – «Казан утлары» журналының әдәбият бүлеге мөхәррире. 1986–1990 елларда – «Татарстан» дәүләт радио һәм телевидение компаниясендә әдәби тапшырулар баш мөхәррире. 1990–1995 елларда – Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары. 1995–2014  елларда – «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире.

Татарстанның халык шагыйре. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстан ПЕН-үзәге әгъзасы.  Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

«Кул бирәм» (1979), «Йөз суы» (1983), «Тысячелистник» (1983), «Ваем» (1988), «Юлын белгән арымас» (1989), «Душицы белый запах» (1991), «Алып батырга шелтә» (1995), «Яшәү үзәне» (1998), «Күңел сәфәре» (1999), «Җәрәхәтле йөрәк җылырак» (2003), «Күңелдә фидаи яшәсә (2006), Көнгә шөкер кылу (2007), «Шигърият урталыкны өнәми» (2008), «Срез» (2010), «Җил белән сөйләшү. Разговор с ветерком» (2013), «Тукай белән әңгәмәләр. Беседы с Тукаем» (2014), «Тукайча татар кодексы. Татарский кодекс по Тукаю. Tatar code of Tukay» (2016), «Телбизәк» (2017), «Дөреслек икегә төрләнмәс» (2018), «Гамьне яктырткан ямь» (2020), «Тукай белән әңгәмәләр. Беседы с Тукаем» (2 нче басма, 2021) китаплары авторы.


Фикер өстәү