Булатов Нургали Хөсәен улы

1939 елның 28 июлендә Татарстанның Саба (хәзерге Теләче) районы Алан авылында туа. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Кукмара районының Зур Сәрдек авылында тарих фәнен укыта. Озак еллар «Яшь ленинчы» газетасында эшли. 1979 елдан – «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, җаваплы секретарь, баш мөхәррир урынбасары.

Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Авыл иртәсе» (1990), «Йолдызлы йолдызлар» (2000) китаплары авторы.


Фикер өстәү