Владимир Путин хәрби хәл гамәлдә булган чорда сайлаулар үткәрү турында законга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин хәрби хәл кертелгән территориядә сайлау үткәрү мөмкинлеген күздә тотучы законга кул куйган.

Сайлау яки референдум билгеләү турында карарны, Оборона министрлыгы һәм Федераль иминлек хезмәте белән консультацияләр үткәрү нәтиҗәләре буенча, Үзәк сайлау комиссиясе кабул итәргә тиеш (моңа кадәр закон нигезендә хәрби хәлнең гамәлдә булу чорында сайлаулар һәм референдумнарның үткәрелмәве каралган булган).
Төзәтмәләрдә күздә тотылганча, сайлау үткәрү турында тәкъдимне Үзәк сайлау комиссиясенә хәрби хәл гамәлдә булган төбәкләрең губернаторлары җибәрергә тиеш. Мондый очракларда сайлау гамәлләре срогы киметелергә, шулай ук закон буенча хәрби хәл гамәлдә булган чорда сайлауларга, референдумнарга әзерләнү һәм үткәрүнең башка үзенчәлекле билгеләнергә мөмкин.


Фикер өстәү