Табиб баш авыртканда нәрсә эшләргә ярамавын аңлаткан

Ул шулай ук баш авыртуы белән баш өянәге арасындагы аерманы искә төшергән.

Табиб Евгений Комаровский бик каты баш авыртканда нинди хата ясавыбызны аңлаткан. Аның белдерүенчә, стероид булмаган ялкынсынуга каршы дарулар (нестероидные противовоспалительные средства – әйтик, диклофенак, нурофен һ.б.) файдасыз булып чыгарга мөмкин.

Табиб сүзләренә караганда, бу очракта сыек дару – сәдәф түгел, ә сироп эчәргә кирәк. Башның бик нык авыртуы кан тамырлары кысылуга бәйле. Сироп бик тиз канга сеңә, ә сәдәф әле озак кына ашказанында “ятачак”.

Моннан тыш, Комаровский искә төшереп үткәнчә, баш өянәге вакытында авырту әледән-әле кабатланып тора. Авырту дүрт сәгатьтән өч тәүлеккә кадәр сузылырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, күптән түгел генә уздырылган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстанда һәр дүрт кешенең берсе хезмәт хакының 25 процентын даруларга тота.


Фикер өстәү