Паркта балалар утырган карусель ишелгән, бер сабый һәлак булган

Оренбург паркында карусель ишелгән. Инцидент нәтиҗәсендә якынча 20 кеше зыян күргән, аларның күбесе — балалар. Бу хакта шәһәрнең ашыгыч хезмәтләрендәге чыганакка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Фото: скрин видео

Һәлакәт урынына кичекмәстән шәһәрнең оператив хезмәтләре чыккан, зыян күрүчеләрнең яралануы дәрәҗәсе турындагы мәгълүмат әлегә юк.

Шулай ук хокук саклау органнары килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау өстендә эшли. Тикшерү чараларын уздырганнан соң, процессуаль карар чыгарылачак, ә гаепле кеше җинаять җаваплылыгы тотачак.

Беренчел мәгълүматы буенча, бер бала һәлак булган, зыян күрүчеләрне хәзер табиблар карый.


Фикер өстәү